«Яшь гаилә» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Сәхәбиевлар гаиләсе торак шартларын яхшыртуга сертификатка ия булды. Документны тантаналы рәвештә район башлыгы Вадим Никтитин тапшырды.
«Яшь гаилә» программасы — дәүләт ярдәменең мөһим коралы, ул яшь гаиләләргә үз тораклары турындагы хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Сертификат Мамадыш районы территориясендә фатир алуга яисә йорт төзүгә беренче адым ясарга мөмкинлек бирә. Сәхабиевләр гаиләсен сертификат алулары белән котлыйбыз!
Аларга иминлек, яңа йортларында уңайлыклар һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!