Мамадыш районының «Вятка» сәнәгать паркы территориясендә «Floradex»махсус розарийны ачу тантанасы узды.
Аны ачу тантанасында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов катнашты. 1,1 гектар мәйданлы алдынгы агротехнологияләр белән җиһазландырылган заманча теплица комплексы атна саен 40 меңгә кадәр роза җитештерә ала. Инде хәзер үк, проект бар көченә эшли башларга әзер, беренче уңышны җыеп та алдылар инде — 25 мең чәчәк.
Бу проектны якташыбыз, Мамадыш районында туган Ромик Палян гамәлгә ашыруы аеруча горурлык. Безнең розарий чәчәк үстерүдә импортны алыштыруның ачык мисалы. Хәзер Россия розаларының дөньякүләм селекция казанышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән иң яхшы сортлары безнең җирдә үсәчәк һәм Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә яшәүчеләрне дә сөендерәчәк. Ел әйләнәсе җитештерү-ул тотрыклылык,бу иртәгәге көнгә ышаныч.