Югары бүләк — «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ринат Мостафин һәм «Росгосстрах» СК ГАҖ филиалының «Мамадыш» агентлык үзәгенең базарны тикшерү буенча белгече Камил Әхмәтҗанов бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Олыяз лицее укытучысы Хатыйм Хәсәновка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Түбән Сон авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нурфания Гариповага һәм «Мечта» яшьләр клубы директоры Раушания Сәйфетдиновага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Шулай ук терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән машина белән сыер саву операторларының нәтиҗәле хезмәте билгеләп үтелде:
Гөлфия Галимуллинага (Гатин А. Я. КФХ) ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәте тапшырылды;
Светлана Якимовага («Азык-төлек программасы «АПК» ҖЧҖ) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Якташларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!