Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов махсус хәрби операциядә катнашучы белән шәхси очрашу үткәрделәр

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

          Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Артимов кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операциядә катнашучы белән шәхси очрашу үткәрделәр. «Сандугач» ("Соловей") кушаматлы сугышчы-Мамадыш егете. Әңгәмә барышында хәрби хезмәт турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты, агымдагы бурычлар турында сөйләде һәм шәхси составның көнүзәк ихтыяҗларын билгеләде.

        Район җитәкчеләре алгы сызыкта сугышчыларның нәрсәгә мохтаҗ булулары белән кызыксындылар — экипировка һәм техника әйберләреннән алып көнкүреш шартларына кадәр-һәм барлык үтенечләр оператив рәвештә каралачак, дип ышандырдылар. "Без Ватанны саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Сугышчылар белән һәр очрашу — бу аларның өйдән нинди ярдәм көтүен яхшырак аңлау мөмкинлеге. Ярдәмебез дәвам итәчәк, дип вәгъдә итәбез", - диде Артур Ефимов.

МХО катнашучы хәрби үзе дә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: "махсус хәрби операция  зонасында Мамадыш районыннан ярдәм бик сизелә. Өйдә сине хәтерлиләр һәм кайгырталар икәнен белү-бу көч һәм ышаныч бирә". - диде ул.

Исән -сау туган йортларыгызгы әйләнеп кайтыгыз, кадерле сугышчыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International