Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ял итүчеләре белән чираттагы очрашу уздырдылар. Һәр көнне кунакчыл үзәк ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ача, анда Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы халкы сәламәтлеген ныгыта.
Белгечләр айга бер тапкыр ял итүчеләр белән очраша, тематик әңгәмәләр, лекцияләр, шәхси консультацияләр үткәрә һәм дәгъва хатлары төзүдә ярдәм күрсәтә, кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирә. Әлеге чара ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында узды. Ял итүчеләр кулланучыларның төп хокуклары, сыйфатсыз товар сатып алганда килеп чыга торган теге яки бу ситуацияләрне хәл итү механизмы белән таныштылар. Барлык очракларда да кулланучыларны яклауга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы РФ Законы баса, тик язма дәгъва белдерүне сузмаска кирәк. Күрсәтмәлелек өчен практикадан мисаллар китерелде. Тыңлаучылар һәрвакыт бик игътибарлы, актив һәм позитив, мәсьәләләр буенча фикер алышканда һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүмат ишетә ала. Катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды. Һәр очрашу азагында-истәлекле фото һәм Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны: 88552 71-43-03
Татарстан Республикасы Дәүләт Алкоголь Инспекциясе
Яр Чаллы территориаль органы