Бүген эшлекле киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте:
- Әкбәров Альберт Марат улы-Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенең яңа башлыгы итеп сайланды, - Сөләйманова Римма Петровна – Олыяз авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды.
- Митрофанов Дмитрий Александрович - «Татспиртпром " АҖ филиалы җитәкчесе,
- Солтанова Алена Петровна - Мамадыш туган якны өйрәнү музее директоры;
- Фәрхуллина Зифа Маннур кызы-район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру секторы мөдире итеп билгеләнде.
Яңа билгеләнгән җитәкчеләрнең барысына да яңа, җаваплы юлда уңышлар телибез!