Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ведомство вәкилләре хәрәкәтнең яшь инспекторлары белән берлектә җәяүлеләр катнашында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән «Күренеп тор» профилактик акциясе үткәрделәр.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл-патруль хезмәте инспекторы Ленар Нәгыймов, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Мамадыш профилактика бүлеге начальнигы Гөлназ Яһудина, муниципаль хезмәткәр Диләрә Идиятова, шулай ук «Бәләкәч»5нче балалар бакчасының ЮИД командасы мөрәҗәгать итте. Чара барышында оештыручылар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә Машина юлы аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр. Яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыруга аерым игътибар бирелде: киемдәге фликер тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылмаган юлда үзеңне саклауның иң кулай һәм нәтиҗәле ысулы булып кала.
Акциядә катнашучыларга белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтара торган брелоклар һәм сигнал жилетлары тапшырылды. Ведомство вәкилләре гражданнарны юл аша чыкканда колакчыннар (наушниклар) һәм кәрәзле телефоннар кулланудан баш тартырга, шулай ук утны кире кайтара торган элементларны өске киемдә өстәмә киеп йөрергә кирәклеген ассызыкладылар.