Мамадыш районы командасы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан чемпионы исеменә лаек булды

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Мамадышта 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Каты көрәштә алтын медаль һәм иң көчле команда исемен Мамадыш районы спортчылары яулады.

Ярышлар йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

 Бронза медальгә Арча районы командасы яулады.

Көмеш медальгә Теләче районы спортчылары лаек булды.

Җиңүче исеменә һәм алтын медальгә Мамадыш районы волейболчылары лаек булды. Бу уңышта төп рольне команданың баш тренеры Алинә Айдар кызы Хәсәнова уйнады.

Аның профессиональлеге, уенны стратегик күзаллавы һәм укучыларны илһамландыра белүе чемпионнар нәтиҗәсе өчен ышанычлы нигез булды. Яшь чемпионнарыбызны һәм аларның остазын лаеклы һәм якты җиңүләре белән котлыйбыз! Әлеге уңыш районда балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә зур өлеш кертә һәм яңа казанышлар өчен менә дигән этәргеч булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International