Соколка авылыннан Гараниннар гаилә тормышының 70 еллыгын билгеләп үттеләр.

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

         Җитмеш ел гаилә тормышы-ул дата гына түгел, ә мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәү белән тулы бер чор. Мамадыш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дөлмиева Гараниннарны бу истәлекле юбилейлары белән өйләренә барып котлады.

          "Берьюлы ике туй!"- җиде дистә елдан соң Иван Петрович белән Тамара Ивановна үзләренең истәлекле көннәрен шулай елмаеп искә алалар. Аларның тарихы хат язышу һәм көтүдән башлана. Апасы Тамараның туеннан соң, Иван аларга кыз сорап килә. Моңа кадәр аларны ике ел хат язышу бәйләгән, әлегә яшь кыз үзенең булачак ирен хәрби хезмәттән көтеп ала. Танышу тарихы кызык: "Ул кичәгә чакырылган иде, мин дә шунда идем. без клуб болдырында очраштык, мин аңа карадым һәм аның минем язмышым икәнен аңладым", ди иван Петрович. Сөйләштек, икенче кичне яңадан очраштык һәм хат язышырга килештек. Ул көтәргә вәгъдә итте!"- дип җылылык белән искә ала Иван Петрович ул вакытларны. «Хатлар белән аралаштык, мин ерак Кытайда, ул туган Соколкада", - дип дәвам итәләр алар, кулга кул тотынышып.

 Хезмәттән кайткач, Иван белән Тамара туй ясый, бергәләп үз йортларын төзиләр, шулай итеп  гаилә тормышы башлана. Җитмеш яшь бер мизгел кебек үтеп тә  китә, аларга өч бала, алты онык, унбер оныкчык бүләк иткәннәр. "Бу чын, зур бәхет", – дип уртаклаша Гараниннар гаиләләре турында. Катер капитаны Иван Петрович гомер буе штурвалда, тормышның матурлыгын күреп яшәргә өйрәнгән. Тамара Ивановна, юл диспетчеры һәм рациядә телефонистка булып эшләгән.

Гаиләдәге озын гомер сере, мөбарәк юбилярлар бер-берсенә тирән хөрмәт күрсәтүне атыйлар.  Беркайчан да бер – беребезгә тупас сүз әйтмәдек, һәрвакыт сабыр  булдык", - дип уртаклаша Тамара Ивановна. Аларның тарихы – 70 ел аша үткән мәхәббәт, игътибар һәм хөрмәтнең үзара җылы карашларында . Бәхетле тормыш, тыныч картлык телибез сезгә, хөрмәтле юбилярлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International