Мамадышта «ЅиппуФЕСТ»креатив чаналар фестивале узачак. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Шәһәр халкына һәм кунакларына  кышкы бәйрәм — «ЅиппуФЕСТ» креатив чаналар фестивале турында хәбәр итәбез.

Чарада катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеген тәэмин итү өчен, шулай ук уңайлы җәяүлеләр зонасын булдыру максатында 6 февраль 20:00 сәгатьтән 7 февраль 18:00 сәгатькә кадәр  шәһәр үзәгендәге берничә урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылып торачак.

Түбәндәге участокларда хәрәкәт ябылачак:

· Гагарин урамы (Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр); ·

М. Җәлил урамы (Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр); ·

К. Маркс урамы (Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр);

 Совет урамы (Гагарин урамыннан К. Маркс урамына кадәр).

Фестивальне уздыру чорында хәрәкәтне чикләүне оештыру һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенә йөкләнгән.

Машина йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын, хәрәкәт схемасының үзгәрүен исәпкә алуларын һәм урау юлларны сайлауларын сорыйбыз.

Автомобильләре күрсәтелгән урамнарда тукталачак кешеләргә аларны алдан ук чикләү зонасыннан читтә рөхсәт ителгән урыннарга күчерергә киңәш итәбез.

Барлык теләүчеләрне «ЅиппуФЕСТ»фестиваленең тамашачысы булырга чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International