4 февраль көнне Мамадыш политехника көллиятендә күңелле мәдәни вакыйга булды-студентлар өчен «Созвездие-Йолдызлык»театры артистлары катнашында театраль тамаша оештырылды.
Тамашачыларга рус драматургиясе классигы Александр Николаевич Островский әсәре мотивлары буенча иҗат ителгән «Праздничный сон до обеда или как Миша Бальзаминов свататься ходил» спектаклен тәкъдим иттеләр. Куелыш рус классик водевиле традицияләрендә башкарылган һәм танылган композиторларның моңлы романслары, шулай ук колоритлы халык җырлары белән тулыландырылган. Мамадыш политехника көллияте хәбәр иткәнчә, спектакль студентларда зур резонанс уяткан һәм уку йортының мәдәни тормышын бизәгән. Тамашачыларның аерым игътибарын җентекләп уйланылган декорацияләр җәлеп итте, алар залны XX гасыр башы провинциаль Россия атмосферасына кертте һәм бәйрәм кәефен көчәйтте.