Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин һәм район прокуроры Артур Князев катнашты. Делегация башта авыл халкы өчен аерым әһәмияткә ия булган иске чиркәүне карады. Җирле активистлар аны саклау һәм торгызу эшләрен үз көчләре белән башлаган инде. Вадим Ильич бинаның торышы белән танышты һәм авыл кешеләренең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен ишетте. Район җитәкчелеге бу мөһим эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Көн программасы җирле фермерлар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән танышу белән дәвам итте. Шулай ук «Яңарыш» фондына нигез салучылар һәм аның җитәкчеләре Сергей һәм Екатерина Никитиннар белән очрашу булды. Алар Фонд эшчәнлеге турында җентекләп сөйләп кенә калмадылар,төбәкнең тарихы һәм мәдәни мирасын чагылдыручы үз музейлары буйлап экскурсия дә уздырдылар . Аннары гражданнар җыены узды. Ачык һәм конструктив атмосферада нәтиҗәләр ясалды, җирлекнең иң актуаль проблемалары буенча фикер алышынды.