1 февральдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль һәм иминият түләүләрен индексацияләде

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

       Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2026 елның 1 февраленнән  кайбер социаль һәм иминият түләүләренең күләмен арттырды. Бу, ел башыннан социаль ярдәмнең күп кенә чаралары бәйле булган яшәү минимумы үзгәрү сәбәпле,  пенсияләрнең гыйнвар индексациясеннән соң  арттыруларның икенче дулкыны.  РФ Хөкүмәте карары проекты нигезендә арту күләме 1 февральдән 5,6% тәшкил итте.

      Арттыру беренче чиратта инвалидларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм федераль ташламалардан файдалану хокукы булган гражданнарга кагылды.

        Моннан тыш, балалары булган гаиләләргә түләүләр - эшләмәүче ата-аналар өчен баланы яшь ярымга җиткәнче тәрбияләү буенча ай саен бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие, шулай ук бала туганда яисә уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие индексацияләнде. Февральдән ул 28,5 мең сум тәшкил итә. Инвалид баланы яисә 8 яшьтән өлкәнрәк баланы уллыкка алган гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган пособие 217 мең сумнан артып китте.

        Шулай ук дарулар белән тәэмин итүне, шифаханә-курорт дәвалануына юлламаларны һәм дәвалану урынына бару-кайту чыгымнарын үз эченә алган социаль хезмәтләр җыелмасының (НСУ) акчалата эквиваленты да арта. Федераль ташламалардан файдалану хокукы булган кеше  акчалата компенсация формасына өстенлек биргән очракта, аның күләме февральдән якынча 1,8 мең сум тәшкил итә.

        Моннан тыш, ана капиталы күләме дә арта. Сертификат акчаларын кулланмаган гаиләләрне сизелерлек арту көтә. Алар өчен сумма 728,9 мең сумга кадәр артачак. Ана капиталы сертификаты чаралары күләме турында мәгълүмат белән ата-аналар "Дәүләт

 

 

 

хезмәте" порталында танышып була, Татарстан Социаль фонды  бүлегенең һәм күпфункцияле үзәкләрнең  клиент хезмәтләрендә дә ачыклык кертергә мөмкин.

         "Февраль индексациясе социаль ярдәм алучыларның берьюлы берничә категориясенә - инвалидлыгы булган кешеләрдән һәм ветераннардан алып балалары булган гаиләләргә кадәр кагыла.  Барлык кабат исәпләүләр  автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә арттырылган күләмдә түләүләр алу өчен республика халкына Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә һәм  гаризалар бирергә кирәкми», - дип билгеләп үтте Татарстан  Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

          Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм  Телеграм. рәсми аккаунтларда табарга була.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International