Омар авыл җирлегендә халык җыены узды, аны район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин үткәрде.
Җирлек башлыгы Илфат Әхтәмов халык алдында 2025 ел эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады.
Җирлек территориясе составына түбәндәге торак пунктлар керә: Омар авылы, Березовка поселогы, Вандовка авылы, Омар Пүчинкәсе авылы, Кулуш-Пустошь авылы, Рагозино авылы, Яңавыл, Сикәнәс, Югары Сикәнәс авыллары. Җирлектә барлыгы 533 кеше санала. Шулардан 200 кеше авыл җирлегеннән читтә яши. Чынлыкта җирлек территориясендә 333 кеше яши. Җирлек территориясендә дүрт стационар ваклап сату объекты эшли:өч шәхси эшмәкәр кибете һәм югары Сикәнәс авылында бер кибет. Халыкны өстәмә рәвештә азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү автолавкалар ярдәмендә башкарыла. Омар авыл җирлегендә 268 шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) бар.
Торак пунктлар буенча бүленеш түбәндәгечә:
Омар ав. – 114
Березовка-5,
Вандовка авылы-10,
Рагозино авылы-52
Омар Пүчинкәсе авылы-21
Березовая Грива - 1
Кулуш-Пустошь - 1
Сикәнәс - 49
Югары Сикәнәс - 15 кеше исәпләнә.
Моннан тыш, җирлек территориясендә 93 дача хуҗалыгы бар, аларның хуҗалары җәйге чорда, ял вакытында яки елга берничә тапкыр гына килә. Авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында: Мөгезле эре терлек – 40 баш, шул исәптән 22 сыер. Кәҗәләр – 24 баш. Сарыклар – 86 баш. Кош- корт-1047 данә. Умарта -78 баш.
2025 елда 11 кеше савым сыерлары һәм кәҗәләр асрауга чыгымнар өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалыклардан субсидияләр алды. Җирлектә яшәүчеләр район җитәкчелегенә сорауларын бирделәр. Җанлы дискуссия барышында территорияне төзекләндерүгә, социаль инфраструктураны үстерүгә һәм җирле үзидарә перспективаларына кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.
Авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшырту һәм яңа эш урыннары булдыру өчен инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.