Мамадыш фигуристлары «Ак Бүре Кубогы " турнирында медальләр яулады

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Мамадыш фигуралы шуучылары 29 гыйнварда Казанда фигуралы шуу буенча «Ак Бүре Кубогы» ачык турнирында уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчылар ачык прокат күрсәттеләр һәм үз категорияләрендә призлы урыннар алдылар.

Яңа бозга чыгучылар арасында җиңүне Галимулллина Рамина яулады.Кузовникова Иляна көмеш медальгә лаек булды. Галеева Ясминә һәм Галеева Асель бронза яуладылар. 

Хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе балаларны бу җиңүләргә тренерлар Марина Власова һәм Снежана Клинова әзерләвен билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International