Усали авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Усали авыл җирлегендә гражданнар җыены узды, монда Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов халык белән очрашты.

2025 ел эшчәнлегенә йомгаклау доклады  белән Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдинов чыгыш ясады.

Җирлектә яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларда шактый күп терлек асрыйлар: 279 баш мөгезле эре терлек, шуның 156 - савым сыеры; 199 сарык, 14 кәҗә, 13 ат. Шулай ук кошчылык (2304 баш тавык) һәм умартачылык (309 оя) үсеш алган.

         2025 ел дәвамында җирлек халкы район башлыгы Вадим Никитин инициативасы буенча эшләнгән муниципаль программалар мөмкинлекләреннән актив файдалана. Аерым алганда, программаларның берсе кысаларында биш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган хуҗалыклар (җирлектә андыйлар җиде) бушлай нигездә саву аппаратлары алды. Халыкка уңайлы булсын өчен шәхси хуҗалыклардан үзәкләштерелгән сөт җыю оештырылды. Әлеге хезмәтне шәхси эшмәкәр Әлфия Дәүләтшина үти. Җыенда район җитәкчелегенә сораулар бирү мөмкинлеге булды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр һәм яңгыраган проблемалар алга таба эшләү өчен аерым контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International