«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына кертелгән 2025 елда үз көченә кергән үзгәрешләр

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

        Россия Федерациясенең 07.04.2025 елның 7 апрелендәге № 69-ФЗ Федераль законы белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге Россия Федерациясе Законының 16 статьясына үзгәрешләр кертелде.

      Сатучы тарафыннан аерым түләүгә өстәмә товарларны сату (өстәмә эшләр башкару, өстәмә хезмәтләр күрсәтү)  бары тик кулланучы ризалыгы белән генә гамәлгә ашырыла. Төп товарларны сатып алу турында шартнамә төзелгәнче аерым түләү исәбенә кулланучыга өстәмә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) тагу тыела. Кулланучы мәҗбүри өстәмә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) өчен түләүдән баш тартырга хокуклы, ә алар өчен түләнгән булса, сатучыдан түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының мәҗбүри өстәмә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) өчен түләнгән яисә аның ризалыгыннан башка сатып алынган өстәмә товарлар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтару турындагы таләбе ул күрсәтелгән көннән алып өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Кулланучының түләүгә өстәмә товарлар сатып алуга ризалыгы, әгәр законда башкасы каралмаган булса, сатучы тарафыннан язма рәвештә рәсмиләштерелә. Мондый ризалык яки ризалык таләп ителми торган хәлнең булуын исбатлау бурычы сатучыга йөкләнә. Сатучы тарафыннан кулланучының өстәмә товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга ризалыгы турында автомат тамга кую яисә сатучы тарафыннан кулланучы өчен мондый ризалыкны белдерү йә кулланучының башлангыч ризалыгын күздә тота торган шартлар булдыру рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International