Мамадышта мәгариф оешмаларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Мамадышның ак. К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицее Белем бирү үзәге базасында мәгариф оешмаларында экстремизмны, террорчылыкны профилактикалау һәм психологик иминлекне тәэмин итү чаралары турында» дигән темага киңәшмә узды.

Чарада районның гомуми белем бирү оешмалары директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия буенча директор киңәшчеләре, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашты.

Алар алдында район прокуроры Князев Артур Николаевич. мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдрахманов Илдус Нурислам улы,  мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Мартынова Гөлнара Зөфәр кызы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International