Мамадыш районында туып-үскән, берничә көнгә туган якларына кайткан «Лысый» кушаматлы хәрби хезмәткәр муниципалитет җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуны район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов үткәрде.
Хәрби хезмәткәр махсус хәрби операция уздыру зонасына кире китәргә берничә сәгать кала район җитәкчеләре белән аралашты, аның хезмәте, алгы сызыктагы вәзгыять һәм тылдагы гаиләсенә нинди ярдәм кирәклеге турында җентекләп сораштылар. Якташыбыз инде өч ел Кораллы Көчләр сафында.