Урманчы авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, район прокуроры Артур Князев катнашты.
Бу төбәктә халык бик актив. Төбәк халкын җирлек территориясендәге сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге борчыды, шул исәптән табиб амбулаториясен Түбән Тәкәнештәге кебек хастаханәгә әйләндерү мөмкинлеге бармы, хокуклы кешеләрнең ташламалы даруларны вакытында алуы, төбәккә автобус маршруты кирәклеге, торак пунктларда чүплекләр, китапханә язмышы һәм башка проблемалар борчый. Төбәк халкының мөрәҗәгатьләре район җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Махсус хәрби операция темасы киң яктыртылды. Мәгълүм булганча, Урманчы авыл җирлегеннән алтмышлап ир-ат МХО зонасында туган ил алдындагы бурычларын намус белән үти.
Кызганычка каршы, ун Герой һәлак булды. Берничә кеше хәбәрсез югалган булып санала. Чара барышында зур экранда илнең иминлеге хакына алгы сызыкка киткән һәм сугыш кырларында баш игән якташларының фотосурәтләре күрсәтелде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар🙏