Муниципалитет бинасында Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм башка иҗтимагый оешма активистлары катнашты.
Иҗтимагый совет рәисе Хәлим Кәримов 2025 елдагы эшчәнлек турында хисап бирде. Хисап чорында шактый эш башкарылган: совет әгъзалары җәйге лагерьларны, шәһәр мунчаларын һәм мәктәп туклануын тикшерүдә актив катнашканнар, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итүләр үткәрелгән. Хәзерге вакытта районның иҗтимагый советында җиде даими комиссия эшли. МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча яңа комиссия төзү турында бертавыштан карар кабул ителде. Утырыш барышында Иҗтимагый советның яңа составын формалаштыру мәсьәләсе каралды. Кайбер гамәлдәге әгъзалар шәхси сәбәпләр аркасында оешмадан китәргә ниятләүләрен белдерделәр. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Иҗтимагый совет рәисен яңадан сайлау булды. Иҗтимагый оешманы 2012 елдан җитәкләгән Хәлим Газиз улы Кәримов сәламәтлеге торышы буенча вазыйфасыннан китәргә карар кабул итте. Утырышта рәис итеп бертавыштан Хәниф Фәйзи улы Сабиров сайланды. Аның кандидатурасы Мамадыш муниципаль районы Советының якындагы утырышында расланачак. Хезмәттәшләре Хәлим Газиз улына күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр һәм нык сәламәтлек теләделәр.