Ышанычлы әңгәмә барышында алар көрәшчене борчыган мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Вадим Ильич игътибар белән тыңлады, кирәкле аңлатмалар бирде һәм муниципалитет ягыннан тулы ярдәм булачагына ышандырды.
Көрәшчегә микродулкынлы мич һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Мамадыш районы администрациясе киләчәктә дә свода катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтәчәк.