Балалар сәнгать мәктәбендә якташыбыз, күренекле язучы һәм шагыйрь Шәйхи Маннур иҗатына багышланган чара узды. Аның мирасын искә төшерергә дуслары, хезмәттәшләре һәм җанатарлары җыелды.
Сәламләү сүзе белән Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов чыгыш ясады.Шулай ук ул ел саен үткәрелә торган Шәйхи Маннур исемендәге премия тапшыруда да катнашты. Быел бу премиягә язучы, журналист Фәрит Фәйзетдин улы Имамов, язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Роберт кызы Әбүдарова, Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Габделхак кызы Хәйбуллина лаек булдылар.
Мамадыш районының Тулбай авылында туып үскән Шәйхи Маннур үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган шәхес. Ул туган авылында үз акчасына китапханә төзеп, аны китаплар белән тәэмин итеп кенә калмый, бәлки яшьләрне дә иҗатка актив җәлеп итә. Хәзерге вакытта бу бинада аның исемендәге мемориаль музей-китапханә эшли.