Үзенең котлавында ул Александра Романовнаның районның горурлыгы булуын билгеләп үтте. Аның хезмәт юлы бик иртә башлана: инде 16 яшендә тимер юл төзелешендә катнаша. Соңыннан ул үзенең кече ватанында, авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертеп, озак еллар дәвамында бозау караучы булып хезмәт куя.
Вадим Никитин ассызыклаганча, олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр удмурт телендә җырлар башкара, оптимизм һәм туган мәдәниятенә мәхәббәтен саклый. Район Башлыгы Александра Романовнага барлык район халкы исеменнән лаеклы бүләк — «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук Мамадыш районы хакимияте һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләр һәм котлау сүзләрен тапшырды.
"Кадерле Александра Романовна! Якыннарыгызның нык сәламәтлек, күңел җылысы, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм мәхәббәт теләкләрен кабул итегез. Сезнең фидакарь хезмәт һәм зирәклек белән тулы тормышыгыз-ул безнең барыбыз өчен дә чын әхлакый ориентир. Вордӥськем нуналэн, Александра апа!", — дип мөрәҗәгать итте юбилярга район башлыгы.