«Татспиртпром» АҖнең «Мамадыш спирт заводы» филиалында кадрлар үзгәрешләре булды. Предприятиегә яңа җитәкче билгеләнде

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Предприятие директоры вазифасыннан Рамил Шәрип улы Фәттахов лаеклы ялга китә. Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин барлык халык исеменнән Рамил Шәрип улына күпьеллык хезмәте өчен тирән рәхмәт белдерде. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Рамил Фәттахов бөтен гомерен Татарстанның агросәнәгать комплексына багышлаган кеше. Аның «Татспиртпром» компаниясендә һөнәри юлы 24 елдан артып китә . Хезмәт юлын инженер-технологтан  башлый,  әйдәп баручы предприятиеләрнең берсенең җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның җитәкчелегендә традицияләре һәм хезмәт династияләре белән танылган Мамадыш  спирт заводы тәҗрибәне саклап калуны яңа Россия ГОСТы буенча 2024 елда Виски дистилляты җитештерүне эшләтеп җибәрү кебек инновацияләрне кертү белән уңышлы бәйли. Рамил Фәттаховның һөнәри казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләнде, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм «Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре»исеме дә бирелде.

         Завод коллективы һәм район халкы өчен ул компетентлы һәм гадел җитәкче , рухи, зирәк һәм хөрмәтле кеше буларак та истә калыр.

            Мамадыш спирт заводының яңа директоры итеп Дмитрий Александрович Митрофанов билгеләнде. Ул 2020 елдан «Татспиртпром» составында тәҗрибәле идарәче булып тора, анда ул «Госснаб» һәм ашлык сатып алу департаментын да кертеп, төп юнәлешләр белән уңышлы җитәкчелек итте. Аның тәэмин итү, логистика һәм стратегик фикерләү өлкәсендәге профильле белемнәре предприятиенең алга таба динамикалы үсеше өчен нигез булачак. Район башлыгы Вадим Никитин Дмитрий Митрофановка уңышлар, җитәкчелектә зирәклек һәм предприятиенең, бөтен Мамадыш районының үсешенә юнәлдерелгән планнарның тормышка ашырылуын теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International