Бүген политехника көллиятенең актлар залында Раштуа бәйрәме узды. Чара «Возрождение - Янарыш» балалар һәм яшьләрнең рухи-әхлакый үсеш район фестивале җиңүчеләрен бүләкләү белән башланды. Балалар «рәсем сәнгате», «декоратив-гамәли иҗат» һәм «нәфис сүз» (проза) номинацияләрендә яулаган уңышлары өчен рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм татлы бүләкләр алдылар.
Тантаналы чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов һәм изге Ксения Римляныни храмы настоятеле, иерей Олег Малышев катнашты. Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр мәрхәмәтлелек һәм могҗизаларга ышаныч турында искә төшереп, «Раштуага хат» спектаклен күрсәттеләр. Ә композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең яшь талантлары тамашачыларны матурномерлары белән сөендерде.