Мөрәҗәгать итүчеләр җавапсыз калмады

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков гражданнарны кабул итте.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында мәгариф, сәнгать, торак шартларын яхшыртуга кагылышлы сораулар белән килүчеләр бар иде. Шәһәребездә өстәмә белем бирү кысаларында аерым бина кирәклге турындагы тәкъдим депутатта зур кызыксыну уятты. Балалар бакчаларындагы бәяләрнең артуы бүген татарстанлыларны борчыган зур проблемаларның берсенә әверелде. Дәүләт Советының “Бердәм Россия“ партиясеннән булган депутатлар халыкның фикерен ишетүен ассызыклады ул. Кабул итүгә килгән барлык гражданнарның да үтенечләре язып алынды. Ә якшәмбе көнне Мамадышта һәм Красная Горка авылында яшәүче дистәгә якын гражданны Бердәм кабул итү көне кысаларында “Бердәм Россия“ партиясенең Мамадыш муниципаль район Советындагы фракциясе җитәкчесе Людмила  Телешева кабул итте. Гражданнар территорияләрдәге сулыкларның чисталыгы, чишмәләрнең, төзекләндерелеше, торак шартларын яхшырту буенча мөрәҗәгать иттеләр. Урамнар, димәктән, Красная Горка авыл җирлеге күптән түгел генә миллион сулык грант отты. Аның бер өлеше урамнарны да рәтләүгә тотылачак. Кабул итүдә булганнарның үтенеч-гозерләре тиешле адресларга барып ирешәчәк, дип белдерде Людмила Телешева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International