Бүген Мамадышта бишенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының икенче утырышы узды. Район башлыгы Вадим Никитин рәислегендә депутатлар 12 мәсьәләне карады:
2026 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына бюджет проекты, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү, элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү һәм җир мәсьәләләре буенча сораулар каралды.