Бүген Мамадышта "Констурктив диалог" проекты кысаларында кызыклы һәм кирәкле чаралар узды. Проектның тематикасы - экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау. Төп максат-кызыклы һәм интерактив форматта катнашучыларга бик мөһим һәм җитди темаларны җиткерү, алар арасында цифрлы гигиена, деструктив агымнарга вербовкага каршы тору, манипуляцияләрдән яклау һәм башка катлаулы актуаль темалар турында. Спикерлар булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре тора. Анда колледж студентлары һәм Красная Горка мәктәбе укучылары катнашты. Спикерлар социаль челтәрләрдә җинаятьчеләр куллана торган вербовканың реаль ысулларын ача һәм манипулятив техникаларны танырга өйрәтә.
Аерым блок Интернетта эзәрлекләүләргә каршы тору стратегияләренә багышланган. Катнашучыларны контентны анализларга, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә һәм ялган мәгълүматка каршы торырга өйрәтәләр.
Онлайн-киңлектә уңай дискуссия алып баруга аерым басым ясала. Әлеге максатларга ирешү өчен интерактив чаралар циклы: лекцияләр, тренинглар һәм мастер-класслар планлаштырылган.
Иртәгә куркынычсыз тормышта яшәр өчен бүген бергәләп эшләргә кирәк!