Сәхнәдә район үзешчәннәре чыгыш ясады. Халыкны бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Никифоров котлады һәм район башлыгы Вадим Никитинның да котлау сүзләрен җиткерде.
Бу көнне сәхнәдә татар, рус, керәшен, мари һәм удмурт халык җырлары яңгырады.