Внимание, жители Мамадышского района! С наступлением холодов увеличивается опасность возникновения пожаров.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ел саен саклык чаралары турында искә төшерә. Бу көзге-кышкы чорда кешеләрнең электр җылыту приборларын һәм мичләрне ешрак куллануы, эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәрвакытта да үтәмәве белән бәйле.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Мамадыш муниципаль районындагы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Артур Әхтәмов мөһим хәбәр белән мөрәҗәгать итә:
елның салкын вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – сезнең куркынычсызлыкның һәм янгын чыгу куркынычын киметүнең нигезе.
Янгынны булдырмас өчен, бу гади, әмма тормыш өчен мөһим киңәшләрне үтәгез: Ягу сезонына алдан әзерләнегез: ул башланыр алдыннан газ приборларының һәм мич җиһазларының төзеклеген тикшерегез.
Ышанычлы техника сайлагыз: барлык куркынычсызлык стандартларына туры килә торган сертификацияләнгән электр приборларына өстенлек бирегез. Приборларны караусыз калдырмагыз: кабызылган электр приборлары беркайчан да күзәтүчесез калмаска тиеш.
Электр чыбыкларын карап торыгыз: өегездәге электр чыбыкларының торышын даими тикшереп торыгыз. Артык йөкләнеш тудырмас өчен, бер үк вакытта берничә куәтле электр приборын кабызмагыз. Тәмәке тартканда игътибарлы булыгыз: янган сигаретларны, бигрәк тә җиңел кабынучан материаллар янында, беркайчан да караусыз калдырмагыз.
Янгын чыкканда вакытны әрәм итмәгез-101 яки 112 шалтыратыгыз.