Мамадыш районында «Безнең ишегалды» республика программасына йомгак ясалды

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында «Безнең ишегалды» республика программасына йомгак ясалды, ул берничә ел дәвамында бөтен Татарстан буенча иҗтимагый киңлекне актив үзгәртте. Быел 7 күпфатирлы йортны үз эченә алган 5 ишегалды төзекләндерелде.Финанслауның гомуми күләме 60 млн. сум тәшкил иткән. Ишегалды һәм аның тирәсендәге территорияләргә асфальт түшәлде, тышкы яктырту урнаштыру, кече архитектура формаларын монтажлау, балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазлау. 2025 елда Мамадыш районы территориясендә программа тәмамланачак. Сәбәбе-агымдагы катнашу критерийларына туры килә торган ишегаллары булмау. Бу системалы эшнең закончалыклы нәтиҗәсе: республикада төзекләндерүне таләп итүче ишегаллары исемлеге эзлекле рәвештә кими бара, һәм кайбер муниципаль районнар программадан чыкты инде. Алты ел эчендә районда 106 ККДНЫ үз эченә алган 59 ишегалды төзекләндерелгән, ә инвестицияләрнең гомуми күләме 371 млн.сумга җиткән. «Безнең ишегалды» программасы үзенең нәтиҗәлелеген раслады, шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрүдә мөһим инструментка әверелде. Районда аның гамәлдә булуы тәмамланса да, ирешелгән нәтиҗәләр халыкка озак еллар хезмәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International