Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге оркестры Мамадышта якты концерт программасы белән чыгыш ясады. Коллективны Татарстан Республикасының халык артисты, эчке хезмәт подполковнигы Марат Кадыйров – үз эшенә бирелгән чын профессионал җитәкли. Артистлар мамадышлыларны төрле репертуарлары белән сөендерделәр, югары осталык күрсәттеләр. Бәйрәмчә атмосфера, һәркемнең күңеленә үтеп кергән чыгышлар халык күңелендә озак сакланыр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел оркестр үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә.