Бүген Мамадыш районында укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин котлады, аларның үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Чара кысаларында иң лаеклы укытучыларны бүләкләү булды, аларга хезмәтләре һәм һөнәргә тугрылыклары өчен рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.