Бүген Мамадышта өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узачак.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Мамадышта өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты була. «Чын күңелдән сәлам һәм мәхәббәт белән» дип аталган чара политехника көллиятенең концертлар залында (Каюм Насыйри ур., 2) узачак. Башлана 14:00.

Бәйрәм кунакларын район үзешчән коллективлары көче белән әзерләнгән бай концерт программасы көтә. Иҗади номерлар, җылы котлаулар һәм күңел атмосферасы барлык тамашачыларны  ңа битараф калдырмас, дип ышанабыз.

 Әмма көмеш яшьтәгеләр өчен бәйрәм концертка кадәр үк башланачак. Инде 13:00 сәгатьтән көллият фойесында махсус ярдәм пунктлары эшлиячәк. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Волонтерлар смартфон һәм планшетларда эшләү буенча үз киңәшләрен бирәчәк. 

Сезне бәйрәмдә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International