Хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле ветераннарыбыз!
Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе - Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!Бүген без үз хезмәтләре, зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән бүгенге көнебезне төзүчеләрне хөрмәтлибез. Сез – безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз һәм кыйммәтле белем хәзинәбез. Сезнең тормышыгыз-вакыйгаларга, казанышларга бай, сез киләчәк буыннар турында кайгыртып яшәүче буын! Без сезгә районыбыз, илебез өчен башкарган барлык эшләрегез өчен чиксез рәхмәтле. Сез катлаулы чорларда яшәдегез, әмма кешелеклелек сыйфатларын саклак кала алдыгыз. Сез безгә, балаларыгызга һәм оныкларыгызга нәкъ менә шушы сыйфатларны тапшырасыз, бездә өлкәннәргә карата хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм гаделлеккә омтылыш тәрбиялисез.
Бу көнне сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын, бәхетле гомер телисем килә. Сезнең һәр көнегез җылылык, якыннарыгызның игътибары, аралашу шатлыгы һәм күңелле мизгелләр белән тулы булсын. Сезне кайгырту һәм мәхәббәт чолгап алсын, ә өйләрегездә иминлек һәм тынычлык хөкем сөрсен. Сезнең фикерегез һәм тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим. Без районыбызны һәр кешегә, яшенә карамастан, лаеклы һәм уңайлы яшәү урыны итәргә омтылабыз. Зирәклегегез, яхшы күңеллелегегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм бездә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез!