Бүген Россиянең барлык төбәкләрендә халыкка хәбәр итү системаларын планлы тикшерү узачак. Татарстанда сирена тавышы 10:30 да яңгыраячак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыкны тынычлык сакларга һәм сирена тавышын ишетеп паникага бирелмәскә, шулай ук берәр телеканал яки радионы кабызырга һәм мәгълүмати хәбәр тыңларга чакырдылар.