Татарстанда 2025-2026 уку елына мәктәп каникуллары даталарын билгеләделәр.

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда 2025-2026 уку елына мәктәп каникуллары даталарын билгеләделәр. Ата-аналар җыелышында шул хакта әйттеләр, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Көзге каникуллар 27 октябрьдән башланып, 6 ноябрьдә тәмамлана, кышкы каникуллар исә 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Яз көне укучылар 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Җәйге каникуллар 27 майда башлана. Беренче сыйныф укучылары өчен 16-22 февральдә өстәмә ял  каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International