«Юбилейный» спорт комплексында «Безнең ишегалды» күршелек фестивале - республика программасының шул ук исемдәге уңышларына багышланган бәйрәм узды.Әлеге уникаль инициатива ярдәмендә безнең районда шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегендә дә 106 күп фатирлы йортны берләштергән 59 ишегалды территориясе яңартылды.
Хөрмәтле мамадышлылар, ремонт эшләрен башлар алдыннан фикер алышуларда актив катнашканыгыз, энтузиазм белән шөгыльләнгәнегез, инде булдырылганнарга сакчыл карашыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Без бергәләп Мамадыш районын уңайлырак итәбез! Рөстәм Миңнеханов аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, үз ишегалларын төзекләндерүгә көч һәм күңел салган һәркемнең өлешен билгеләп үтте. «Татарстанда җәй» проекты кысаларында концерт оештырылды. Барыгызга бик зур рәхмәт!