Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин урып-җыю кампаниясенең барышын тикшерде һәм алдынгыларны бүләкләде

2025 елның 8 августы, җомга

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин урып-җыю кампаниясенең барышын тикшерде.Эш визиты кысаларында ул бөртекле ашлык суктыру буенча алдынгыларның хезмәтен билгеләп үтте: 1,5 мең тонна уңыш суктырган игенчеләргә вымпеллар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Район җитәкчесе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген Мамадыш районы урып-җыю кампаниясендә алдынгыларның берсе. Район буенча бөртеклеләр 10273 га (35%) мәйданда суктырылган, 58200 тонна суктырылган, уңдырышлылык-56,7 ц/га.район кырларында 58 комбайн эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International