Белемгә юл тагын да уңайлырак һәм куркынычсызрак булачак!

2025 елның 8 августы, җомга

Бу хакта республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кайгыртты. Бүген аның катнашында мәктәп автобусларын республиканың мәгариф оешмаларына тапшыру тантанасы узды.

 Мамадышка 3 автобус бирелде.

ТР Рәисе карары белән 2020 елдан республика 567 мәктәп автобусы сатып алган. Татарстанда автопарк барлыгы 822 машина тәшкил итә һәм алар 28 368 баланы йөртә. Мамадыш районында мәктәп маршрутларына бүген 24 берәмлек техника хезмәт күрсәтә. Әлбәттә, автобуслар сыйфатлы техник хезмәт күрсәтүне дә, сакчыл эксплуатацияләүне дә, ә вакыт узу белән - яңартуны да таләп итә. Рөстәм Нургалиевич бу эшне дәвам итәргә вәгъдә итте, быел Татарстан мәктәпләренә 140 автобус биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International