«Нократ» сәнәгать мәйданчыгының тагын бер резиденты булачак полиэтилен эшкәртү һәм аннан продукция җитештерү цехлары территориясендә җир эшләренә старт бирде. Моңа кадәр Илһам Әкбәров сәнәгать зонасына стрейч грануллар белән тәэмин итүче сыйфатында гына килгән, алар белән пленка җитештерүчеләрне тәэмин иткән.
1 га җиргә инвестор 2 ангар төзергә җыена. Аларның берсе икенчел чимал эшкәртү өчен каралган. Цехларны тулысынча эшләтеп җибәрү 50гә якын кешене эш белән тәэмин итәчәк. Исегезгә төшерәбез, «Нократ» сәнәгать мәйданчыгы «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проекты тарафыннан формалаштырылган максатларга һәм бурычларга ирешүне тәэмин итә.