Бүген Казан прокуратурасы коллективына яңа җитәкче — Илдар Исмәгыйлевны тәкъдим иттеләр. Элегрәк ул Әлмәт прокуроры булып эшләгән. Илдар Исмәгыйлев 1979 елның 20 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Ул югары юридик белемне В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) «юриспруденция»белгечлеге буенча ала.
Прокуратура органнарындагы хезмәт юлын Исмәгыйлев 2002 елда Татарстанның Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе вазифасыннан башлый. 2009 елда ул Казан прокуратурасына эшкә күчә, анда башта прокурор ярдәмчесе, ә 2010 елдан Татарстан башкаласы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасын башкара. 2014 елда Исмәгыйлев Татарстан Республикасы прокуратурасының Федераль куркынычсызлык, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга һәм терроризмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.
2023 елда Әлмәт прокуратурасын җитәкли, аннан хәзер Казан прокуроры вазыйфасына күчерелә.