Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча дәүләт Автоинпекциясе бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге идарәсе ДБУ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын тагын бер кат искәртү өчен урамга чыктылар.
Профилактик акция юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм алардан килгән зыянның авырлыгын киметү максатында үткәрелде. Чара барышында юл тәртибе сакчылары машина йөртүчеләрне автомобиль йөрткәндә игътибарлырак һәм саграк булырга, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне киметергә һәм балалар барлыкка килергә мөмкин булган юл участокларында аеруча уяу булырга чакырды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм куркынычсызлык каешын куллану турында искә төшерделәр.