Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин хәзер ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты. «Стич» кушаматлы Юрий СВО зонасында 2024 елның июненнән хезмәт итә. Рухи әңгәмә барышында алар безнең хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә нинди өстәмә ярдәм чаралары кирәклеге турында фикер алыштылар. Ярдәм йөзеннән Вадим Ильич Юрийга кирәкле кирәк-яраклар салынган рюкзак тапшырды.