Татарстанда җәй дәвам итә!

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Таатрстанда җәй дәвам итә.Кичә Мамадышның көньяк өлешендә Давыдов һәм Юлчылар урамнарында яшәүчеләр өчен Ишегалды бәйрәме узды.

Күршеләр җылы һәм дустанә атмосферада бер-берсе белән аралаштылар һәм вакытларын  күңелле итеп   үткәрә алдылар. Балалар өчен күңел ачулар оештырылды.

Иң актив кешеләргә күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International