Татарстан шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре китапханәләренә китаплар җыю буенча акция башланды. Битараф булмаганнарны китапханә фондларын тулыландыруда катнашырга чакырабыз, аларга классик әдәбият һәм балалар китаплары кирәк. Сез шулай ук китапка Луганск Халык Республикасы укучыларына җылы теләкләр белән открытка да сала аласыз.
Китаплар 2025 елның 6 августына кадәр үзәк китапханәдә Мамадыш шәһ., Домолазов ур., 38 А адресы буенча кабул ителә.