Татарстаннның көмеш волонтеры Юрис Шәкүров менә инде өченче ел Менә инде 3 ел махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз өчен мобиль мунчалар төзи. шушы көннәрдә генә 42 мунчаны төзеп бетерде.Соңгы мунчаларны төзегәндә ул хәрбиләребезнең теләкләрен исәпкә алды. Шулай итеп, аларда ял итү эскәмиясе яки кер юу машинасы өчен урын булган мунча алды барлыкка килде.
Хәзер волонтер мунчаның төрле версиясен булдыру турында уйлана-мондыйларны үзең белән иң алдынгы позицияләргә алырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез- Юрис Шәкүров мунчаларны үзе Донбаска кадәр итеп бирүдә дә катнашты инде. Солдатларыбызгы булыша алуына күңеле сөенә аның.
Юрис абыйның кыр мунчасы белән Питраудаг Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышты һәм югары бәя бирде. Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме мәйданчыкларын йөреп чыкканда ул конструкцияне эчтән дә карап чыкты.