Урып-җыю-игенчеләр тормышында мөһим чор

2025 елның 22 июле, сишәмбе

«Урып – җыю-Игенчеләр тормышында мөһим чор, ул вакытта төп эш безнең комбайнчыларга һәм механизаторларга төшә. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына, аларны сыйфатлы туклану белән тәэмин итүгә, шулай ук лаеклы хезмәт хакы алуга аерым игътибар бирергә кирәк. Барлык эшләрне дә тиешле технологияләрне үтәп, билгеләнгән срокларда башкару мөһим", - дип билгеләп үтте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Мамадыш районында урып-җыю  кампаниясе гөрләп бара. Көзге бодайны җыюга беренчеләрдән булып «Азык-төлек программасы» АПК хезмәтчәннәре кереште. Бүгенгә 1234 гектардан 7764 тонна көзге бодай җыелган. Уңдырышлылык гектардан 63 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International