Җәйнең кызган чагы, шуңа күрә мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары бик теләп су буенда вакыт үткәрәләр! Сулыкларның ярлары һәркемне үзенә тартып тора.
Безнең хезмәтләр яр буе зоналарының чисталыгы турында кайгырта, даими рәвештә җыештыралар һәм тәртип саклыйлар, әмма сезнең ярдәмегездән башка булмый. Чисталык-ул безнең уртак җаваплылыгыбыз!
Хөрмәтле Мамадыш халкы һәм кунаклары, әйдәгез, яраткан урыннарыбызның матурлыгын бергәләп саклыйк! Зинһар, артыгыздан чүп-чарны җыештырыгыз, шул чагында сулыкларыбыз әле озак еллар чисталыгы белән безне сөендерәчәк.
Исегездә тотыгыз: чүп булмасын өчен аны чүпләмәскә кирәк!